2013 елның 6-7 июнендә Казанда фәнни-медицина неврологлар җәмгыятенең 120-еллыгына багышланган, халыкара катнашу белән “Неврологиянең көнүзәк мәсьәләләре” Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе булачак

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Конференция Казан дәүләт медицина университетының Неврология һәм реабилитация кафедрасы тарафыннан Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы планына туры китереп уздырыла. Ул, Татарстан Республикасы Неврологлар фәнни-медицина җәмгыяте химаясендә булып, чит ил һәм Россия әйдәүче галим-неврологлары катнашуы белән уза. Без Сезне форум эшендә катнашырга чакырабыз.

Үткәрү урыны: “Казанская Ривьера” КМК, 2нче кат, утырышлар залы.

Сателлит симпозиумнар башлана: – 8.00

Конференция ачыла: – 9.00

Сораулар һәм өстәмә мәгълүмат:

Конференция программасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International