Алабуга табибы кышын имгәнүләрдән ничек сакланырга турында сөйләде

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Алабуга үзәк район хастаханәсенең травматолог-ортопеды Иван Сергеевич Барсуков кышын имгәнүләрдән ничек сакланырга турында сөйләде.

Егылу һәм имгәнү куркынычын киметү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- Кышкы аяк киемен салкыннан сакларга һәм тотрыклылыкны тәэмин итәргә тиеш.
- Урам баскычларыннан төшкәндә бик игътибарлы булыгыз.  
- Балалар таудан зурлар янында, махсус урыннарда шуарга тиеш.


Мөһим! Әгәр сез яки сезнең бала егылды, шунда ук торып басарга тырышмагыз, башлыча травма юклыгына инаныгыз, аннары гына сак кына торыгыз. Егылганнан соң көчле авырту, аяк-кул травмасы борчый икән, баш әйләнә, укшыта икән тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International