Яман шешне микроскоптан караганда

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Җәмгыятьтә табиб — патологоанатом мәетләрне препаратлау белән шөгыльләнә дигән фикер яшәп килә. Бу алай түгел. Клиник морфологның, бу белгечлекне хәзер шулай атарга кабул ителгән, 90% ы пациентлары  - ул тере кешеләр. Морфологның бурычы - биопсияле материал нигезендә пациентларга диагноз кую. Онкологик авыруларның күбесен биопсия тикшеренүе нигезендә ачыкларга мөмкин.

Яр Чаллы онкодиспансерының гистология лабораториясе мөдире, табиб-патологоанат Марина Рәис кызы Дунай онкоүзәктә кулланыла торган тикшеренү алымнары турында сөйләде.

- Теләсә нинди биоматериал (тукыма кисәге, полип, шеш, хирург тарафыннан читләштерелгән орган) тикшерелә. Башта без аны эшкәртәбез - формалинга чумырабыз, аннары бераз кисеп, юабыз, киптерәбез, парафинга чумырабыз. Парафин блокларыннан нечкә кисемнәр ясала, алар пыялаларга салына һәм микроскоп астында эшебезнең нинди тукыма белән эшләгәнне төгәл итеп карарга мөмкин булсын өчен махсус буяулар белән буяла, — дип сөйләде Марина Рәис кызы.

Тик бу гына җитми һәм патологлар иммуногистохимия тикшеренү алымнарына да мөрәҗәгать итә.

- Парафин срезлары буяулар белән түгел, ә билгеле бер шешләргә антитәнчекләр белән эшкәртелә. Биопсия материалы килгән мизгелдән нәтиҗә алганчы, өстәмә тикшеренүләр таләп ителмәсә, уртача 4-5 көн уза, - дип аңлатты табиб.

2021 елның июненнән Онкоүзәктә иммуногистохимия тикшеренү методикасын керткәннәр.

Онкодиспансер лабораториясендә кулланыла торган тагын ике уникаль, заманча тикшеренү методлары: шешнең PD-L1-статусын билгеләү һәм Микросателитлы тотрыксызлыкны билгеләү (MSI).

— Бу тикшеренүләр нәтиҗәсендә үпкәнең яман шеше булган пациентлар, эндометриянең яман шеше булган пациентлар, ана шейклары, сөт бизе һ.б. - иммунотерапия алу мөмкинлегенә ия, — дип нәтиҗә ясады Марина Дунай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International