Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем утырышы булды. Утырышта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, думаның Бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм башка эшче төркем әгъзалары катнашты. 2021 елда федераль бюджеттан финанслана торган программаларны һәм проектларны тормышка ашыру нәтиҗәләре, 2022 елда республиканың сәламәтлек саклау өлкәсенә федераль акчалар җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алышынды, шулай ук гражданнарны дарулар белән тәэмин итү, «Сәламәтлек саклау»милли проекты турында да сүз барды.