Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә Висконсин штатыннан Дәүләт тикшеренү университетының хирургия кафедрасы профессоры Рей Кинг эш сәфәре кылды.
КДМУ хирургия авырулары кафедрасы һәм ТР РКХнең колопроктология бүлеге хезмәткәрләре АКШ университеты профессорын колоректаль хирургия һәм фәнни эшләр белән таныштырды.
Рей Кинг-Американың иң танылган колоректаль хирургларының берсе - Татарстан табибларының практик эшен дә, фәнни эшен дә югары бәяләде. Клиникаларның күп очракта охшаш булуы ачыкланды. Әмма, АКШТА колоректаль хирургиядә лапароскопия һәм роботлаштырылган хирургия күпкә ешрак кулланыла.