Барлык медицина оешмалары, шәхси клиникалар, сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы - ЕГИСЗ системасында теркәлергә, медицина оешмасының үзе һәм аның хезмәткәрләре турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен яңа таләпләр РФ Хөкүмәтенең "Медицина эшчәнлеген лицензияләү турында"гы карары нигезендә 2021 елның 1 сентябреннән гамәлдә.
Элек мәгълүматны кәгазьдә, хәзер бары тик ЕГИСЗ системасы аша гына – медицина оешмаларының федераль реестры (ФРМО) һәм медицина хезмәткәрләренең федераль регистры (ФРМР) аша бирергә рөхсәт ителә. Әлеге гамәлләр медицина һәм фармацевтика эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алу һәм аннан файдалану өчен мәҗбүри булып тора.