Пермь краеннан җитәкчеләр делегациясе БРКХнә килеп китте. Пермь крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Никифоров һәм край сәламәтлек саклау министры Анастасия Крутень эш визиты кысаларында Балалар Республика клиник хастаханәсенең яңа онкоүзәген карады.
Клиника җитәкчеләре баш табиб Марат Зиатдинов җитәкчелегендә кунаклар өчен таныштыру экскурсиясен үткәрде, үзәкнең эше турында сөйләде.
Кунаклар яңа үзәкнең эшен югары бәяләде һәм хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде.