Зәй Район үзәк хастаханәдәге инцидент турында рәсми мәгълүмат

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Социаль челтәрләрдә таралган мәгълүмат буенча, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Ял көннәрендә Зәй районы хастаханәсендә шкаф бала анасы янында булган төшкән.
Инциденттан соң ук палатага невролог һәм травматолог чакыртылган, алар баланы караган. Табиблар баланың җәрәхәтләнүен тапмаган. Түбән Кама балалар хастаханәсендә карау да имгәнүләр алуны расламаган. Бала канәгатьләнерлек хәлдә, табиблар ярдәменә мохтаҗ түгел.

Хастаханә администрациясе шунда ук шкафларны (1м 40см зурлыгында) стенага беркетергә дигән карар кабул итте. Бүгенге көндә балалар палаталарындагы барлык шкафлар беркетелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International