Казанда 7нче шәһәр хастаханәсе территориясендәге вакцинацияләү мобиль пункты эшен туктата

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

26 гыйнварда Казанның 7 шәһәр хастаханәсе тәүлек буе эшли торган вакцинация пунктында прививка ясау туктыла. Мобиль комплекс республика районнарында эшләргә әзерләнә.

27 гыйнвардан 8.00 дән башлап 20.00 сәгатькә кадәр вакцинация 1нче поликлиникада 314 нче кабинетта язылу буенча үткәреләчәк,
20.00 сәгатьтән башлап 7.30 кадәр - 1нче номерлы поликлиниканың профилактика бүлегендә алдан язылмыйча ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International