Казанда «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ базасында дәвалау - реабилитация үзәге ачылды.Тантаналы чарада Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Гайдук, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашты.
Тернәкләндерү үзәгенең сигез катлы бинасы Чуйков урамы, 54 нче йортта урнашкан. Аның мәйданы 12,3 мең кв. м тәшкил итә һәм 147 койка-урынга исәпләнгән. Беренче катта - кабул итү бүлеге, берничә диагностика кабинеты (аерым алганда, МРТ кабинеты), шулай ук техник бүлмәләр. Үзәктә төрле процедуралар-ЛФК һәм УВЧ-терапия, иглорефлексотерапия һәм башка процедуралар булган физиотерапия бүлеге урын алган.
.jpg)
Учреждениедә үзәк нерв системасы зарарлану, соматик авырулар, периферик нерв системасы, сөяк-мускул системасы авырулары, шулай ук Covid-19 кичергән авыруларны тернәкләндерү курслары үткәрү планлаштырыла.
Пациентларга тернәкләндерү технологияләре, шул исәптән йөрү күнекмәләрен торгызу өчен роботлаштырылган локомотор системалары, нейронавигация белән транскраниаль магнит стимуляциясе, виртуаль чынбарлык кулланып, когнитив реабилитация программасы, актив механотерапия мәйданы, адаптив физкультура һәм спорт заллары тәкъдим ителәчәк.