Бүген Татарстан Республикасының Лениногорск һәм Әлмәт районнарында «Идел буе федераль округының Медицина десанты» акциясе тәмамланды. Татарстан Республикасы, шулай ук Чуваш, Мордва республикалары, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләре студентлар медицина отрядларында катнашучылар арасыннан эшләүче яшьләр вәкилләре атна дәвамында ерак авыл җирлегендә яшәүчеләргә адреслы, социаль һәм медицина ярдәме күрсәтте.
Десант эшенең төп юнәлеше - фельдшер-акушерлык пунктларында һәм табиб амбулаторияләрендә медицина ярдәме күрсәтү. Татарстан Республикасы Әлмәт һәм Лениногорск районнарының унике торак пунктында студентлар катнашында 500 кешегә медицина ярдәме күрсәтелде.