Балалар республика клиник хастаханәнә РФ депутатлары эш сәфәре кылды

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезов, аның беренче урынбасары Леонид Огуль, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов яңа балалар онкоүзәгендә булды.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ базасында Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге узган ел «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлек саклавын үстерү» региональ проекты чикләрендә ачылды.

Клиника Җитәкчелеге баш табиб Айрат Зиатдинов кунакларга үзәкне күрсәтте. Шулай ук алар Роналд Макдоналд йортында булды.

Делегациянең Татарстан башкаласына визиты ике көн дәвам итәчәк, депутатлар эре медицина учреждениеләре белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International