4 февраль-Халыкара онкология авырулары белән көрәшү көне.
Бүгенге көндә Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсе онкологлары исәбендә 8000гә якын пациент тора. Табиблар яман шешне хөкем карары түгел, дип кабатлаудан туктамый! Иң мөһиме-аны вакытында табып, дәваларга. Елына өч онкохирург колоректаль яман шеш һәм сөт бизенең яман шеше булган, тире, ашказанының яман шеше булган, шулай ук онкогинекология авырулары булган пациентларга 700дән артык төрле операция ясый.