Казанда Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көненә багышланган матбугат конференциясе узды

2022 елның 4 феврале, җомга

Казанда Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Бу календарь датаның максаты - хәзерге заман дөньясының иң җитди патологияләренең берсе буларак онкологик авырулар турында хәбәрдарлыкны арттыру, аларны дәвалауга һәм кисәтүгә игътибар җәлеп итү.
Матбугат конференциясендә катнашучылар 2021 елда онкология хезмәтенең эшенә йомгак ясадылар һәм пандемия шартларында эшләү турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасында 2021 елда авырулар структурасында түбәндәге күрсәткечләр:
- тире меланомасы (13,7 %),
- юан эчәктә яман шеш (13,6 %),
- сөт бизендә яман шеш (12,3 %).
"2021 елда без, онкология хезмәте бер генә көнгә дә үз эшчәнлегебезне туктатмады, бу катлаулы эпидемиология шартларында эшләргә өйрәндек. ТР халкына онкология профиле буенча түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы тулы күләмдә үтәлде һәм хәтта арттырып үтәлде", - дип сөйләде М.З. Сигал ис. ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International