Бүген «Казанда Неврология атнасы» «NeuroWeek Kazan» нейрофорумы кысаларында яшь галимнәрнең "Нейрофәннәр киләчәге" V Бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Конференциядә илнең әйдәүче неврологлары һәм психиатрлары катнаша. Утырышларның онлайн-трансляцияләре планлаштырылган.
Иртәгә, 8 февральдә, Бехтерев укулары ачыла. «Бехтерев укулары 2022» VIII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ике көнлек булачак. Беренче көнне пленар утырыш, икенчесендә секцияләр буенча эш узачак.
Форумның программасын сылтама буенча карарга була.