1 нче номерлы балалар поликлиникасы мөдире Ольга Митина сөйләвенчә, хәзерге вакытта 30 яшүсмер «Спутник М» препараты белән коронавирустан прививка ясаткан инде. Бу «Спутник V» вакцинасы аналогы, бары дозировка биш тапкыр азрак.
Вакцинация ирекле һәм түләүсез үткәрелә
Вакцина компонентларына аллергия, хроник авыруларның кискенләшүе, ОРВИ симптомнары, ай дәвамында башка йогышлы авыруларга каршы прививка ясалган булган очракта, вакцинация үткәрелми. Вакцинация алдыннан баланы педиатр карый.
Бүгенге көндә "Спутник " га прививка ясарга теләүчеләрдән 200 дән артык гариза бирелгән.