Остеоартрозны дәвалау турында лекцияне Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе табиблары өчен ТР атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор, КДМУ травматология, ортопедия һәм хирургия кафедрасы мөдире Илдар Фуат улы Әхтәмов укыды. Илдар Әхтәмов шулай ук бу авыру вакытында локаль инъекция терапиясе турында сөйләде.