«Нурлат РҮХ» ДАССУ йогышлы авырулар бүлеге бинасында капиталь ремонт башланды. Соңгы вакытта ул провизорныйга үзгәртелгән иде. Пациентлар әлегә башка бүлеккә күчерелгән.
Төзүчеләр барлык коммуникацияләрне алмаштырачак. Бинада яңа сантехника, ишекләр, тәрәзәләр, идәннәр булачак, медицина кислород белән тәэмин итү системасын монтажлау да планлаштырылган. Бинаның фасады шулай ук яңартылачак. Эшләр республика бюджеты, «Татнефть» гранты акчалары, җирле бюджет хисабына башкарылачак. Хастаханәне капиталь ремонтлау җәй ахырына кадәр тәмамланыр дип көтелә.