Аэропорт хезмәткәрләре 18нче сырхауханә табибларына рәхмәт белдерде

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты коллективы «18-нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУ медицина хезмәткәрләренә һәм оешманың баш табибы Мансурова Резидә Габделфәрт кызына аэропорт хезмәткәрләрен комплекслы тикшерү вакытында хезмәт вазыйфаларын югары профессиональлеге, игътибарлылыгы һәм намуслы башкарулары өчен рәхмәт белдерә.

Бер атна эчендә предприятиенең якынча 300 хезмәткәре тикшерелгән, бу сырхауханәнең Татарстан Республикасында иң яхшыларның берсе буларак абруен раслый.

"Игелекле хезмәтегез Сезгә шатлык китерсен. Барлык башлангычларда да уңышлар, иминлек, нык сәламәтлек һәм пациентларның рәхмәтле елмаюларын телибез", - дип яза аэропорт хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International