Бүген Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы балалар сырхауханәсендә яңа коронавирус инфекциясеннән 16 бала вакцинация узган. Биредә барлыгы 12-17 яшьлек 30 яшүсмер прививка ясаткан. Алар барысы да әти-әниләре белән килгән. Әлеге поликлиникада процедураны үткәрү өчен атнага бер көн һәм аерым прививка кабинеты бүлеп бирелгән.
Вакцинация ирекле нигездә уза. Моның өчен биредә Гам-Ковид-Вак М («Спутник М» ) вакцинасы алынган. Бу ике компонентлы иммунологик препарат. Бу вакцина үзен куркынычсыз һәм нәтиҗәле итеп күрсәткән. Аның өлкәннәргә ясала торган вакцинадан аермасы шунда ки, балалар вакцинасының концентрациясе ике тапкыр киметелгән.