Сәламәтлек саклау министрлыгында Питрәч районында яңа объект проекты турында фикер алыштылар

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың Питрәч муниципаль районының Көек авылында табиб амбулаториясен төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Проектны федераль бюджет тарафыннан финанслау «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»программасы кысаларында планлаштырылган.

Бүгенге көндә бина урнашачак участок чикләре билгеләнгән. Төзелеш нечкәлекләре турында фикер алышуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, министрлык бүлекләре җитәкчеләре, «Татинвестгражданпроект»ДУП проектлаучылары катнашты. Медучреждениенең актив төзелә торган, үсә торган микрорайонда барлыкка килүе медицина ярдәме күрсәтүнең һәркем өчен мөмкинлеген һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International