Татарстанда эшләүче медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү чаралары башка төбәкләрдән белгечләрне эшкә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, Нурлат үзәк район хастаханәсенә 11 белгеч эшкә урнашкан, шул исәптән 2се - авыл табиблык амбулаторияләрендә эшли.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларыннан 2 яшь белгеч кулланган. «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проектының бер тапкыр бирелә торган түләү күләме бер табибка 1 млн.нан 1,5 млн. сумга кадәр, фельдшерга 500 меңнән 750 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Республиканың Нурлат районына Самара өлкәсеннән килгән 2 табиб-педиатрга һәм 1 табиб-терапевтка «Татнефть» ГАҖ 750 мең сум күләмендә өстәмә грантлар бирде.
Әлеге программалар белән бирелә торган мөмкинлекләрне куллану беренчел табиблык медик-санитар ярдәме күрсәтүче белгечләргә (участок педиатрларына, терапевтларына, гомуми практика табибларына) ихтыяҗны 93% ка канәгатьләндерергә мөмкинлек бирде.
Бүген «Нурлат РҮХ» ДАССУ Нурлат муниципаль районы администрациясе белән берлектә сәламәтлек саклауда медицина кадрларын беркетүгә юнәлдерелгән чараларны эзлекле рәвештә тормышка ашыра. Алар арасында - хезмәт торагы, социаль наем шартнамәсе буенча торак урыннары бирү, торак наймы өчен компенсация, укыту өчен түләү каралган. 2021 елда башка төбәкләрдән килгән 3 табиб ташламалы аренда килешүе буенча яңа йортта фатир алган. Шул ук шартларда тагын 2 белгечкә фатир бирү мәсьәләсе килештерү стадиясендә тора.
Барлыгы 2018 елдан башлап Нурлат районына Югары медицина белемле 29 белгеч килде һәм эшләвен дәвам итә.