Психиатр "Омикрон" дулкынын якынлашуын көткәндә стрессны ничек булдырмау турында сөйләде

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан халкы өчен коронавирус йогышының яңа төрен көтү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин турында м.ф. к., табиб-психиатр, психотерапевт, "ТР ССМ В.М. Бехтерев ис. Республика клиник психиатрия хастаханәсе" ДАССУ амбулатория-поликлиника бүлеге мөдире Башмакова Ольга Валерьевна сөйләде.

– Сез фикерегезчә, яңа һәм хәвефлене көтү нинди куркыныч тудыра? Мәсәлән, коронавирус инфекциянең яңа штамм турында сүз барганда?

– Россия һәм Татарстан халкы «омикрон» коронавирус йогышының яңа штаммы дулкынын көткәндә, вәзгыять түбәндәгечә килеп чыга. Вирус тикшерелмәгәнлектән, аның кеше организмына тискәре йогынтысын бәяләү авыр. Өстәвенә, бездә коронавирус йогышын кичергән пациентларның ерак динамикасы юк. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларында еш кына мәгълүмат тискәре яктан яктыртыла. Шуңа күрә кеше яңа һәм потенциаль куркынычны көткәндә, бу, һичшиксез, кәефне киметә, борчу дәрәҗәсе арта.

- Мондый стрессны ничек җиңеп була?

– Мин мондый стресска игътибар итмәскә киңәш итәр идем. Минемчә, бу вәзгыятьтә барлык факторларны ике төркемгә бүләргә кирәк. Беренче төркем - без үзгәртә алмаслык факторлар. "Омикрон" бар, ул һәр регионга кагылачак һәм социум вәзгыять белән очрашачак. Мондый вакыйгаларның барышын үзгәртә алмыйбыз, шуңа күрә әлеге хәл булу факты буенча борчылырга кирәкми.

Әмма без йогынты ясый алырлык факторлар бар, һәм алар  икенче төркемгә карый. Мәсәлән, без йогышы белән элемтәгә керүне минимальләштерә алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International