Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Түбән Камага эш сәфәре кылды. Илдар Фатыйхов Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсендә ремонтланган операция һәм хирургия бүлекләрен карады.
Илдар Фатыйхов сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев һәм БШХ баш табибы Рамил Хәмидуллин белән хастаханәгә алга таба капиталь ремонт ясау турында фикер алышты. Хәзер ремонт эшләре реанимация, 2нче хирургия, педиатрия, физиотерапия бүлекләрендә һәм пульмонология бүлегендә бара. Якындагы берничә ай дәвамында барлык ремонт эшләрне төгәлләп, аннары бинаның икенче яртысын ремонтларга керешергә планлаштырыла.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары билгеләп үткәнчә, кыска вакыт эчендә, максималь сыйфатлы нәтиҗәләр алу өчен, 2022 елга планнарга төзәтмәләр кертергә кирәк. Шулай ук кабул итү-диагностика бүлеген киңәйтү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Шулай ук министр урынбасары Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше барышын да карады.
План буенча яңа корпусның беренче катында кабул итү-диагностика бүлеге урнашачак, анда пациентларга ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак. Өстәге катларда травматология бүлеге, кардиореанимация булган кардиология бүлеге, беренчел кан тамырлары үзәге, терапия һәм гинекология бүлекләре урнашачак.
(2).jpg)
Эшкә 2021 елның язында керешкәннәр, хәзер фасадны җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализациянең тышкы челтәрләрен урнаштыру башкарыла.
.jpg)
Очрашу барышында Илдар Фатыйхов Сергей Мерясев һәм ТКҮРКПХнең баш табибы Марс Мостафин белән яңа медицина җиһазлары сатып алу һәм китерү графиклары турында сөйләште. Корпус МРТ, КТ аппаратлары, ангиография комплексы, рентген - аппараты, эндоскопия җиһазлары һәм башка барлык кирәкле дәвалау-диагностика җиһазлары белән җиһазландырылачак.
Яңа корпусны ачу бу елның икенче яртысында көтелә.
.jpg)