Альмир Абашев Алабугада медсовет үткәрде

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Алабугада районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһудина, «Алабуга РҮХ» ДАССУ баш табибы Рамил Сәфәров, хастаханәнең структур бүлекчәләре мөдирләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Рамил Сәфәров Алабуга муниципаль районының 2021 елда сәламәтлек саклау эшчәнлеге йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында чыгыш ясады. Тулаем алганда, ул Алабуга РҮХнең эшен канәгатьләнерлек дип атады. 2021 елда милли проектлар кысаларында ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгыннан 70 млн. сумлык яңа заманча җиһазлар, медицина техникасы һәм автотранспорт кайтарылды. Агымдагы елда район җитәкчелеге тарафыннан 6 млн. сумлык лаборатория җиһазлары сатып алу килешенде.

Даими нигездә хастаханәгә шәһәрнең бизнес һәм предприятие вәкилләре ярдәм итә. ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев «Махеев» хәйрия фонды белән берлектә видеоколоноскоп сатып алды, фармацевтика суыткычлары белән прививкалар ясау кабинетларын җиһазландырды. Кадрларны җәлеп итү өчен, медиклар йортында фатир ремонтланды. «Алабуга» махсус икътисади зона ТР Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев җитәкчелегендә үзәк район хастаханәсе өчен медицина җиһазлары сатып алды. «Татнефть» хәйрия фонды ике миллион сумнан артык җиһазлар сатып алуга иганәчелек ярдәме күрсәтте. Шулай ук башка оешмалар да  ярдәм күрсәтте. Рамил Сәфәров хәйриячеләр күрсәткән ярдәм 25 млн. 500 мең сум тәшкил итте, диде.

Утырышта районда үлемнәрнең сәбәпләре арасында беренче урында кан әйләнеше системасы авырулары торуы әйтелде. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда бераз кимегән. Икенче урында-COVID-19 коронавирус йогышы, өченчедә яман шеш тора.

Кадрлар кытлыгы аеруча кискен проблемаларның берсе булып тора. Учреждениедә 141 табиб эшли. Урта медицина персоналы саны-749 кеше. Әйтергә кирәк, 2021 елда РҮХдә 23 табиб, урта медицина персоналы-153 кеше кабул ителде.

Татарстан Республикасында «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының "Земский доктор/фельдшер" программасы эшли. Авыл җирлегенә эшкә күчкән белгечләргә миллион ярым, табибларга миллион сум һәм фельдшерларга 500-750 мең сум күләмендә акча бирелә. 2021 елда әлеге программа буенча ике хастаханә табибы акча алды.

Шулай ук өстәмә ярдәм күрсәтү чаралары карала. Әйтик, 2022 елда район башлыгы күрсәтмәсе буенча ФАПларда фельдшерлар өчен ягулык-майлау материалларына чыгымнар кайтарылачак.

Очрашуда шулай ук бала тудыру йортын ачу, стационар түбәсенә һәм йогышлы авырулар бүлеге бинасына капиталь ремонт ясау, медицина югары уку йортларына керү өчен Алабуга районы өчен квоталар санын арттыру турында сүз барды.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев барлык сорауларны контрольгә алды, Алабугада бала тудыру йортының яңадан эшли башлаячагын билгеләп үтте. Тиешле карар Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан кабул ителде. Альмир Абашев Covid-19га каршы көрәш алып баручы табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Чара медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International