Түбән Каманың иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Югары һәм урта уку йортлары студентлары өчен җенси юл белән күчә торган авыруларны профилактикалау һәм репродуктив сәламәтлек мәсьәләләре буенча лекцияләр циклын башлады. Үзәк табибы Юлия Чуданова Түбән Кама химия-технология институты студентларына репродуктив сәламәтлекне саклау турында сөйләде.
Россиядә контрацепциянең иң популяр ысуллары булып өзелгән җенси акт һәм презервативалар кала. Тик кайбер хатын-кызлар абортны да бер ысул буларак кабул итәләр, әмма, ул гомерләренә дә, сәламәтлегенә дә куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Узган ел республикада 13 меңгә якын йөклелек аборт белән тәмамланган, Түбән Камада мең ярым хатын-кыз шундый адымга барган.
"Шул ук вакытта беренче аборт нәтиҗәләре иң куркынычы санала. Аборт һәрчак гормональ өзеклеккә китерә, - дип сөйләде Ю.Чуданова. - Шулай ук аборт вакытында аналык муентыгы киңәя, шуның аркасында ул үзенең эластиклыгын югалта һәм алдагы йөклелек вакытында карандагы бала төшүе мөмкин. Моннан тыш, аборт вакытында аналык стеналары да зыян күрә, бу микротравмаларга инфекция дә өстәлсә, бу кысырлыкка китерергә мөмкин. Үз сәламәтлегеңне һәм тормышыңны куркыныч астына куймас өчен, алдан ук нәтиҗәләр турында уйларга һәм контрацепциянең яраклы ысулын сайларга кирәк».
Шулай ук табиб җенси юл белән күчә торган авырулар балага узмау сәбәпләренең берсе булып тора, дип искә төшерде. Хәзер иртә җенси тормыш башлау, җенси партнерлар күп булу һәм контрацепциянең барьер чараларына игътибар итмәү аркасында җенси юл белән күчә торган авыруларның артуы күзәтелә.
"Җенси партнерга, алдагы мөнәсәбәтләрдә презервативлар кулланылдымы, дип сорау бирегез. Якын мөнәсәбәтләр башлар алдыннан җенси юл белән күчә торган инфекцияләргә анализлар тапшыруны сорарга оялмаска кирәк", - дип киңәш итте табиб.
"Йөклелекне ирекле рәвештә өзү баланың, яңа кешенең гомерен мәхрүм итүләрен аңларга тиешсез", - дип өстәде Үзәкнең баш табибы Равил Гарипов.