Республика җәмәгатьчелеге табиб Шамил Каратайны искә ала

2022 елның 18 феврале, җомга

Бүген, 18 февральдә, республика җәмәгатьчелеге танылган табиб, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрының элеккеге урынбасары, 3 нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Сәгыйт улы Каратайны искә ала.

Табиблар бүгенге көндә дә медицинаны халатсыз күз алдына да китереп булмаган кебек, ди, шулай ук республиканың Сәламәтлек саклау тарихын Шамил Каратайсыз күз алдына да китереп булмый. Ул Советлар Союзында беренче Катастрофалар медицинасы кафедрасын булдыру инициаторы  булган.

Татарстан Республикасында Шамил Сәгыйть улы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасы үзәге составында территориаль ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен оештыручы буларак билгеле. Махсус хезмәт оештыру идеясе Әрмәнстанда җир тетрәүдән соң килгән. Хәзер республика һәлакәтләр медицинасы үзәге РКХ каршында эшли һәм илдә иң яхшыларның берсе булып санала.

Россиядә беренчеләрдән булып гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика реабилитация үзәген дә ул оештыра. Шамил Сәгыйт улына «Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе» исеме, Медицина фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә. Профессор Шамил Каратай шулай ук ГКЧС, ә аннары Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оештыручы һәм озак вакытлар ул республиканың ГО һәм ГТХ эшләре буенча министр урынбасары вазыйфасында эшләгән. Профессиональ эшчәнлектән тыш, Шамил Каратай актив иҗтимагый-сәяси эш алып бара, Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана, ә соңгы елларда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының реабилитация үзәген җитәкләгән, 2009 елда үзәк аның исемен йөртә.

2016 елның маенда Татарстан башкаласының Идел буе районындагы урам Шамил Каратай исеме белән атала.

1922 елның 18 февралендә аңа 75 яшь тулган булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International