Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы лицензияләрне рәсмиләштергәндә барлык кирәкле ярдәмне күрсәтә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе мәгълүматларына караганда, хосусый медицина оешмалары иң күп лицензияләрне «терапия» -29, 7%, «неврология» -25%, «стоматология» -22,7% юнәлешләре буенча алалар. «Офтальмология», «урология», «хирургия» һәм «эндокринология» юнәлешләре - 3 процентка якын. Татарстанда барлыгы 2 меңгә якын шәхси клиника медицина хезмәте күрсәтә.
Медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлеге 420012, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бутлеров ур., 16 йорт дресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-65-72.