Казанда торакаль хирургиядә дәвалауның югары технологияле ысуллары турында фикер алышачаклар

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 3-5 мартында Казанда академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча XI белем бирү симпозиумы узачак. Программада күрсәтмә операцияләр, сессияләр, операцион шәфкать туташлары өчен сателлит симпозиум, үпкәләрдә туберкулезны дәвалауда хирургия алымнары турында фикер алышу һәм башкалар каралган.

Чараның максаты - торакаль профильле пациентларда дәвалау-диагностика һәм профилактик чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен табиб-хирургның клиник практикасына заманча технологияләрне кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International