Казанда йөкле хатын-кызларның сәламәтлеге торышын дистанцион мониторинглау системасын кертәләр

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Казанның 16 хатын-кыз консультациясе йөкле хатын-кызларны кискен респиратор вируслы йогыш билгеләре булуга дистанцион мониторинглау системасына кертелә. Цифрлы карар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә «Связь» проекты командасы тарафыннан эшләнгән.

Йөкле хатын-кызлар өчен сервис түләүсез. Аннан мәҗбүри медицина иминияте полисы булган Казанда яшәүче хатын-кызлар файдалана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International