Яр Чаллының онкологик диспансерында хирурглар Түбән Камада яшәүче хатын-кызның күкрәгеннән ун килограммлы шеш алганнар.
53 яшьлек ханым ике инфаркт, ике инсульт кичергән, Covid-госпитальдә 30 көн яткан, үпкәләре 85 процент зарарланган булганлыктан, ун көн реанимациядә яткан.
Яңа ел алдыннан ул уң як күкрәгендә тыгызлык тойган, шеш үсә башлаган, өч айдан шеш күләме футбол тубы кадәр булган. Бу пациентны Чаллының онкология үзәгенә җибәргәннәр. 16 мартта уң як күкрәген кисәләр. Операция өзлегүләрсез уза. Бер тәүлектән пациент аңына килә.
Бәхеткә, шеш зарарсыз була — бу филлоидлы фиброаденома була, ул күзәнәкләр үсеше һәм бүленеше белән бәйле процесслар бозылу аркасында килеп чыга. «Фиброма акрын көчкә ия бомба кебек, теләсә кайчан яман шешкә әверелә ала. Аның күзәнәкләре тиз бүленә, бу тукымаларның үлүенә, үлекләвенә һәм кан китүгә китерә ала», — дип сөйләгән 15 нче онкология бүлеге мөдире Линар Нигъмәтуллин.
Операцияне ул Рәмис Насыйбуллин һәм анестезиолог Радик Шәйхин белән бергә башкарган.
Пациент үзен яхшы хис итә. Табибларга рәхмәтен җиткерә.