Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә 94 яшьлек пациентның Әнәс Хәйруллинның кардиостимуляторда батарейканы алыштыру буенча операцияне уңышлы үткәрделәр.
Операция аз инвазив, уртача 30 минут дәвам итә. Пациент аңында, кардиостимуляторны аңа урынлы наркоз ясап алмаштыралар.
Бер ел дәвамында Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәнең рентгенохирургия тикшерү алымнары бүлегендә 40тан артык кардиостимулятор урнаштыралар.