Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы вазыйфасына Илнур Шәрәфетдинов билгеләнде

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ баш табиб вазыйфасына «Республика клиник неврология үзәге» ДАССУ баш табибы булып эшләгән Татарстан Республикасының атказанган табибы Шәрәфетдинов Илнур Хәсән улы билгеләнде.

Бүген яңа баш табибны республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге коллективына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатихов Илдар Разин улы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Аберхаева Лилия Сәйдәш кызы тәкъдим итте.

Шәрәфетдинов Илнур Хәсән улы «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (1992), «Оешма менеджменты, менеджер» белгечлеге буенча Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен (2009) тәмамлаган. Ул ТР һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, Яр Чаллы шәһәре мэры, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Моңа кадәр баш табиб вазыйфасын медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Хәлфиев Илнур Нил улы башкара иде. Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге коллективы аңа уртак нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм учреждениене үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International