Татарстан Республикасының атказанган табибы, "Проф. Е.В. Адамюк ис. ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе" ДАССУ баш табибы Динә Камил кызы Хөсәенова "Елның иң яхшы җитәкчесе" Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Конкурста сәнәгать, төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләрендәге предприятие һәм аларның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, район, шәһәр, өлкәләрнең башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Бәйге Түбән Новгородта узды. Жюри составына Федерация Советы, Дәүләт Думасы, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук предприятие җитәкчеләре керде.