Бүген Татарстанның Лениногорск районының Тимәш авылында Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча быел төзелгән беренче ФАП ачылды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстанда Лениногорск район үзәк хастаханәнең Тимәш фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу - «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча быел төзелгән беренче медицина объекты.

Тантаналы ачылышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, башлык урынбасары Сергей Тимаков, «Лениногорск РҮХ» ДАССУ баш табибы Рим Амеров, авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев, шулай ук авыл халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов авыл халкын котлап: "Табибка кадәр медицина ярдәме һәм профилактика авыл халкы өчен көннән-көн үтемлерәк була бара. Ә бу авыл халкының сәламәтлеге күрсәткечләренә генә түгел, ә авыл торак пунктларын үстерүгә дә уңай йогынты ясый – авылга яшь белгечләр активрак килә башлый, кешеләрнең тормыш сыйфаты һәм озынлыгы арта. Татарстан Республикасы өчен бу мөһим, һәм без соңгы елларда, шул исәптән милли проектларны гамәлгә ашыру кысаларында, бу эшкә актив керештек",  - диде.

Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте Тимәш ФАПы фельдшеры Светлана Мишакинага белдерелде. Светлана Александровна - шәфкать туташлары ассоциациясе әгъзасы, югары квалификация категориясенә ия, эш стажы 41 ел.

Модульле ФАП авыл халкы өчен чын бүләк булды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл халкын заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән котлады һәм авыл халкы монда медицина ярдәме сорауга караганда, ешрак киңәш сорарга килерләр дигән өметен белдерде. Ул шулай ук төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен әйтте һәм коллективларга Тимәш авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын төзүдә намуслы хезмәтләре, югары профессионализмнары һәм сыйфатлы эшләр башкарулары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа бина заманча җиһазландырылган. Диспансерлаштыруны, медицина тикшерүләрен, барлык кирәкле процедураларны үткәрергә мөмкинлек бар.

Бәйрәмдә истәлеккә кунаклар медпункт янында ылыслы агачлар утыртты.

2022 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстан Республикасында 29 яңа ФАП төзеләчәк.

Фоторепортаж карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International