Республика иҗтимагый сәламәтлек үзәге Казанның архитектура-төзелеш университетында һәм аграр университетта тәмәкегә каршы акцияләр үткәрде

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья тәмәке төтенесез көне алдыннан 25 майда Казан Дәүләт төзелеш-архитектура университетында һәм 26 майда Казан дәүләт аграр университетында Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге югары уку йортлары студентлары өчен тәмәкегә каршы акцияләр үткәрде. Лекцияләрне  Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Розалия Харисова, үзәкнең табиб-психотерапевты Гөлфия Гаянова һәм ТР ССМ РКНДның психиатр-наркологы Галимҗан Шакирҗанов чыгыш укыды. Акцияне үткәрүдә Казан ДМУның «Сәламәтлек академиясе» студент-волонтерлары катнашты.

Табиблар студентларга тәмәке тартуның таралу сәбәпләре, бәйлелек төрләре турында сөйләде. Лекциядә студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International