Осиново авылында поликлиника төзелеше тулы куәтенә бара

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Республиканың Яшел Үзән районы Осиново авылында күппрофильле поликлиника төзелеше дәвам итә. «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча объект төзелә.

Эшләр тулы куәтенә бара: нигез чокыры әзер, субайлар сугылган, хәзер диварлар һәм подвалны ябу плитәләре салына. 6 мең квадрат метрлы мәйданда булачак күппрофильле сырхауханәнең контурлары ясала инде. Авылда иске амбулатория бар, ул үзәктә, Башкарма комитет һәм мәдәният йорты янында урнашкан. Анда алты терапевт, кардиолог, хирург, невролог һәм кан тамырлары хирургы кабул итә.

 

 

— Минемчә, яңа бина кардиналь рәвештә аерылып торачак, чөнки табиблар һәм пациентлар өчен уңайлык — медицина хезмәте күрсәтү тизлегендә генә түгел, ә хәзер безнең үз лабораториябездә булачак, — дип билгеләп үтә Осиново амбулаториясе мөдире вазыйфаларын башкаручы, табиб-кардиолог Вадим Усманов.

Осиново авылында хәзер 19 меңгә якын кеше яши, һәм бу сан елдан-ел арта бара. Күп катлы йортларга күченгән, яңа төзелешләр яңгырдан соң гөмбәләр кебек үсә. Кечкенә амбулатория халык санын ала алмый. Әлегә хезмәтләрнең сыйфаты да зыян күрә.

Пациентлар дәвалау йортында профильле белгечләр күп булсын дигән хыяллары белән уртаклаштылар.

Өч катлы амбулатория сменага 400 кешегә исәпләнгән. Төзелеш сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алып барыла, федераль бюджеттан субсидияләнә. Төзелеш 2023 ел ахырында тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International