«Мамадыш РҮХ» ДАССУда медиклар Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган лекцияләр циклын үткәрде.
Лекциняне барлыгы 300дән артык пациент тыңлады.
Лекцияләрнең төп максаты - пациентларга тәмәке тартуның зыяны турында күбрәк мәгълүмат җиткерү, зарарлы гадәтләрдән башка сәламәт яшәү рәвеше турында искәртү.
Профилактика Кабинетының шәфкать туташы Любовь Ибраһимова лекцияләр үткәрүне, пациентлар өчен файдалы белешмәләр таратуны оештырды.