РФ Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән Биектауда сырхауханәнең эшен бәяләде

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Виктор Фисенко бүген сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2021 елда төзелгән Биектауда  тимер юл станциясе поселогында сырхауханә эше белән танышты, диспансерлаштыру һәм «Бердәм кардиолог» системасы кабинетларын карады. Россия министры урынбасарын ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озата йөрде.

 Кунакларга район үзәк хастаханәсе табиблары белән видеоэлемтә аша аралашуның яңа мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Министр урынбасары моны ярдәмне якынайту һәм табиб консультациясен тиз арада алу мөмкинлеге буларак бәяләде.

 «Телемедицина режимы инде берничә ел сәламәтлек саклау министрлыгында кулланыла, бөтен кирәкле норматив база булдырылган. Хәзер безнең бурыч - бу тәҗрибәне Россия Федерациясе регионнарына тарату. Һәм бу эштә Татарстан Республикасы флагманнарның берсе дип әйтергә була», - диде Виктор Фисенко.

 Поликлиникага 40 меңнән артык кеше беркетелгән. Аларга 17 табиб хезмәт күрсәтә.

 «Мин  сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең федераль проекты буенча төзелгән поликлиникада булдым.  Анда олыларның табиб ярдәме үтемлелеге проблемасы хәл ителгән. Бер урында беренчел звеноның бөтен хезмәтләре тупланган, заманча медицина җиһазлары сатып алынган», - дип билгеләп үтте РФ министры урынбасары.

 «Берсүзсез, Татарстандагы чараларга позитив бәяләмә биреп була. Без хәзерге вакытта цифрлаштыру өлкәсендә барган процессларны аеруча билгеләп үтәбез. Акыллы ФАПны, "бердәм кардиолог" программасын карый алдык, ул ФАП, поликлиника һәм тар белгечләр арасында мәгълүмат алмашуга мөмкинлек бирә, бу исә тар специальләштерелгән ярдәмне тагын да үтемлерәк һәм сыйфатлырак итә», – дип билгеләп үтте Фисенко.

Россия министрының беренче урынбасары ассызыклаганча, хәзер торгызыла торган барлык объектлар да халыкның барлык ихтыяҗларына җавап бирә.

Шулай ук Виктор Фисенко республиканың федераль министрлык брендбугына җавап бирүен искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International