2 июньдә Халыкара туклану белән бәйле проблемаларына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу мәсьәлә турында Республика клиник наркология диспансерының психологик лабораториясе мөдире Лилия Зайцева сөйләде.
Туклану белән бәйле проблемалар физик, социаль, генетик һәм башка факторлар нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Психологлар туклану стиле кешенең эчке халәтен һәм аның эмоциональ ихтыяҗларын чагылдыра, дип билгеләп үтә.
Туклану бозылышлары сәбәпләре күп очракта курку һәм ярдәмсезлек хисе, конфликтлар яши белмәү, бу исә үз-үзеңне артык ашауга яисә киресенчә ач йөрүгә китерергә мөмкин. Туклану белән бәйле проблемаларның нигезендә стресс хәлләрендә яшәргә сәләтсезлек ята. Бу җитди мәсьәләгә комплекслы якын килү мәҗбүри. Шуңа күрә табиб-терапевттан консультация алырга кирәк, ул кирәк булганда башка тар белгечләргә: эндокринологка, гастроэнтерологка һ.б. янына җибәрәчәк.