Аксубай сырхауханәсендә эшләүче гаилә «Земский доктор» программасында катнашты

2022 елның 7 июне, сишәмбе

«Аксубай РҮХ» ДАССУ табиблары, ирле-хатынлы Чернышевлар 2021 елның октябрендә «Земский доктор» программасыннан файдаландылар. Ул вакытта алар әлеге медицина учреждениесенә эшкә урнашканнар. Петр Васильевич табиб-онколог булып эшли. Валентина Сергеевна - участок педиатры һәм табиб-оториноларинголог эшен берләштерә.

ТР МКның 2014 елның 25 февралендәге 120 номерлы карары нигезендә табиб-белгечләргә торак шартларын яхшырту өчен грант бирелә. Бу гранттан шулай ук яшь табиблар Чернышевлар да файдаландылар, Аксубай шәһәр тибындагы бистәдә ике бүлмәле фатир алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International