Тамызгыч һәм таблеткалар белән бергә көлү һәм сабын куыгы

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Кама балалар медицина үзәгенең балалар хастаханәсенә хастахәнә шамакайлары хәл белергә килделәр. Үз йөреп чыгуларын алар кабул итү-диагностика бүлегеннән башладылар. Көтелмәгән кунакларның хастаханә палатасына килүенә имчәк балалар һәм 14-яшьлек үсмерләр генә түгел, медицина персоналы да бик шат булдылар. Яхшы кәефтән тыш һәр бала бүләккә һава шарчыгыннан ясалган фигуркалар алды.

Бүгенге көннән алып «Мәрхәмәтле йөрәкләр берләшмәсе» АКОның хастаханә шамакайлары балалар хастаханә пациентларына һәр пәнҗешәмбе киләчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International