Депутатлар Арчада гериатрия кабинеты эшен бәяләделәр

2022 елның 7 июне, сишәмбе

«Арча район үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Җәләлетдинов Тәлгать Таһир улы, Арча муниципаль районының Иҗтимагый советы рәисе Мифтахетдинова Надия Равил кызы, Арча муниципаль районының хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы, Арча муниципаль районының «Инвалидлар җәмгыяте» директоры Хәмидуллина Рәмзия Шәрип кызы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы «Шәфкать үзәге» директоры Шакирова Миләүшә Нияз кызы эш визиты белән килде. Алар гериатрия кабинеты эше белән танышты.

Арча хастаханәсендә гериария кабинеты 2019 елда «өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру» төбәк проекты, «Демография» милли проекты һәм «гериатрия»профиле буенча медицина ярдәме системасын үстерү максатларында ачылды.

Табиб-гериатр Хәйруллина Рәмзия Равил кызы көн саен 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International