Онкологияне иртә ачыклау

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәрендә «Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханә» ДАССОның актлар залында онкологик авыруларны иртә ачыклау өлешендә өлкән халыкның билгеле төркемнәренең диспансеризациясе буенча район эш киңәшмәсе булды. Анда «ТР ССМ Республика клиник онкологик диспансеры» ДАССО белгечләре, сырхауханә мөдирләре, онкологик авыруларны иртә ачыклау буенча эш оештыру өчен җаваплы табиблар, клиник лаборатория диагностикасы бүлекчәләре мөдирләре һәм башкалар катнаштылар.

Киңәшмәдә онкологик авыруларны иртә ачыклау максаты белән өлкән халыкның диспансеризациясен үткәрә торган медицина оешмалары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре, маммографик тикшерүне, цитологик скриннингны, материал алу һәм теркәп бару технологиясен оештыру, шулай ук простаспецифик антигенга материал алу технологиясе һәм оештыруы турында фикер алышынды.

Киңәшмәдән соң тикшерүләрнең тулы күләмен уздыруның мөмкинлеген билгеләү өчен күп профильле хастаханә лабораторияләре карап чыгылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International