Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе табиб-гинеколог Илина Шаһимәрдәнованы «Земский доктор» программасында катнашырга чакырды. Һәм менә ул өч ай Осиново амбулаториясендә эшли.
Программа турында Илина Шаһимәрдәнова амбулатория мөдире Татьяна Владимировна Мельникова белән танышты һәм мөмкинлектән файдаланырга карар кылды. Ул үзе бистәдә яши, ә йорт янәшәсендә эшләү уңайлы.
Илина Шаһимәрдәнова Россиягә Үзбәкстаннан 2013 елда күчеп килә. 2009 елда Ташкент медицина академиясе бакалавриатын тәмамлый һәм "Акушерство һәм гинекология" белгечлеге буенча магистратурага керә. 2012 елда гыйльми дәрәҗә алып, Россиягә килә. Мәскәүдә дипломны раслый.
«Земский доктор» программасында катнашканчы Илина Рафиковна Казан шәхси медицина үзәгендә эшләгән.
- «Земский доктор» программасы - авыл җирлегенә күчеп килгән табибларга социаль ярдәм күрсәтүнең реаль чарасы, - ди Илина Рафиковна.