Югары Ослан районының Октябрьский бистәсендә яңа модульле ФАП төзелә

2022 елның 10 июне, җомга

Тиздән Октябрь авыл җирлегендә яшәүчеләр яңа заманча фельдшер-акушерлык пунктында медицина ярдәме ала алачак. Югары Ослан район үзәк хастаханәнең яңа ФАПы «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Хәзерге вакытта медпункт җайлаштырылган бинада - авыл мәдәният йорты бинасында эшли. 446 кеше, шуларның 95 е-балалар медицина ярдәмен ала.

Халыкка медицина хезмәтен фельдшер, Октябрьский ФАПы мөдире Головин Евгений Святославович күрсәтә.

Безнең республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча быел 29 фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәк. Шуларның 2се инде ачык (Лениногорск РҮХнең Тимәш ФАПы һәм Теләче районының Алан авылында)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International