Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Бирдебәк авылында Мәктәп урамы, 4 нче йорт адресы буенча фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа медпунктка акча «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча бүлеп бирелгән.
Бирдебәк ФАПының модульле бинасын монтажлау тәмамланган, хәзерге вакытта бизәкләү эшләре бара. Бирдебәк ФАПы 2 торак пунктка хезмәт күрсәтә: Бирдебәк һәм Үри авыллары. Беркетелгән халык - 151 кеше. Гражданнарны кабул итү элеккеге бинада дәвам итә.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча эш Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла. 2025 елга кадәр бу максатларга бөтен ил буенча кимендә 500 млрд. сум юнәлдереләчәк.