Энтеровируслы йогышлар – җиңел бизгәктән башлап авыр менингитка кадәр күп төрле клиник беленүләр белән характерланучы энтеровирус тарафыннан барлыкка китерелгән каты авырулар төркеме.
Энтеровируслар тышкы тирәлектә тотрыклы һәм агып җыела торган суларда, йөзү бассейннарында, ачык сулыкларда, кирәк-яраклы әйберләрдә, ашау-эчү әйберләрендә (сөт, җиләк-җимеш, яшелчә) озак вакыт сакланып калырга мөмкин. Вирус җылытканда һәм кайнатканда тиз үлә.
Энтеровирус йогышлары авыруның бик тиз җәелеп китүе белән характерлана. Йогышның мөмкин булган тапшыру юллары: һава-тамчылык, контактлы-көнкүрешле, азык-төлек һәм сулы.
Серозлы вирус менингиты энтеровирус йогышының иң гадәти һәм авыр формасы булып тора.
Йогышлар чыганагы булып авырулар һәм вирус йөртүчеләр, шул исәптән симптомсыз формалы авырулар тора.
Авырулар көчле, температураның 39-40 градуска күтәрүлүеннән башлана. Бик каты баш авыртуы, баш әйләнүе, косу, кайвакыт корсакта, аркада авыртулар, көзән җыерулы синдром, бугаз белән авыз куышлыгы, югары сулыш юллары ягыннан еш күренгән катараль күрсәтүләр барлыкка килә. Охшаш шикаять килеп чыкса кичектергесез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Мөмкин булган тапшыру юлларны исәпләп, шәхси гигиена дәрәҗәләре шәхси гигиенаның кагыйдәләрен саклаудан, су эчә торган тәртипне саклаудан (кайнаткан я шешәдәге су), куллана торган азыкларны, яшелчәләрне җентекләп эшкәртүдән һәм аннан соң кайнап торган су белән чайкаудан торырга тиеш.
Масса-күләм чараларга, күп кеше булган урыннарга (иҗтимагый транспорт, кинотеатрлар һәм башка) барудан сакланып калырга кирәк.
Торак йортларда көнгә ике тапкырдан да ким түгел юеш җыештыру ясау, бүлмәләрне җилләтү тәкъдим ителә.
Һичкайчан да, авыруның нинди дә булса билгеләре күренсә, балага оештырылган балалар коллективына (мәктәп, мәктәпкәчә балалар оешмалары) барырга рөхсәт итмәскә. Беренче авыру билгеләре күренүгә кичектермичә медицина ярдәмен алу өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә.