Мобиль сырхауханә Мөслим районы авылларында пациентларны кабул итә

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген Мөслим муниципаль районының Михайловка авылына Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең «мобиль комплексы» килде. Халыкка медицина тикшерүен тар профильле белгечләр үткәрә: эндокринолог, невролог, онколог, кардиолог, хирург, гинеколог, окулист, уролог.

1 июньнән тәгәрмәчле поликлиника Иске Карамалы авылында эшләде. «Мөслим РҮХ» ДАССУ администрациясе хезмәткәрләренә нәтиҗәле эшләре һәм Мөслим районы гражданнарының сәламәтлеген саклауда катнашулары өчен рәхмәт белдерә.

Профилактик тикшерүләр, күчмә комплексларның эше, ТР ССМ «Мобиль сырхауханә» проектын тормышка ашыру «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү»региональ проекты кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла.

Хәзерге вакытта мобиль поликлиникалар берничә районда эшли. 9 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 11 865 кеше тикшерелгән, шуларның 2660ы (22,4%) диспансерлаштыруның икенче этабы барышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International