Татарстан федераль казнадан сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча медицина җиһазларына өстәмә акча алды

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Федераль бюджеттан Татарстан Республикасына медицина җиһазларын яңартуга өстәмә акча керде. Җиһазлар  сатып алуга финанслау суммасы 1 071 303,28 мең  сумнан 1 157 619,68 мең сумга кадәр  арткан.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  27.05.2002  № 1327-р боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы  бюджетына федераль  бюджеттан «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклаунының беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ проектларын гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында 69 037,0 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде.

Шулай ук 17 279,4 мең сумм Татарстан Республикасы бюджетыннан керәчәк.

Хәзерге вакытта техник биремнәрне  әзерләү, zakupki.gov.ru рәсми сайта коммерцияле тәкъдимнәр бирүгә запрослар урнаштыру буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International